Литературная карта

Хабибуллин Мусагит Мударисович

Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәрис улы

Новеллист, романист, публицист Мусагит Мударисович Хабибуллин родился 25 декабря 1927 года в селе Абдрахманово Абдуллинского района Оренбургской области. Детство его прошло в родном селе. Начальную школу окончил в родном селе Абдрахманово, далее продолжил учебу в соседней деревне Новые Шалты Республики Татарстан. После окончания 7 класса его мобилизовали в г. Магнитогорск (без его согласия), там он окончил ремесленное училище и получил специальность токаря, затем три года учился в металлургическом техникуме. Работал токарем, позднее мастером цеха на военном заводе.

В 1953 году возвратился в родные края, 1958 году переехал в поселок Бавлы (Татарстан) и до 1966 года работал шофером, автомехаником на транспортном предприятии «Бавлынефть». Учился в вечерней школе и, получив аттестат зрелости, поступил заочно на историко-филологический факультет Казанского университета, который окончил в 1971 году по специальности татарский язык и литература.

 

Хикәяче, романчы, публицист Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, авыл эшенә дә тартыла: җир сөрә, ашлык суктыргыч машиналарда эшли. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул, икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында бораулаучы-мастер булып эшли. 1953 елда, туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында шофер, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

 

книги автора

Произведения автора

Первый его рассказ увидел свет в сборнике «Кешеләр һәм чәчәкләр» («Люди и цветы») в 1968.

«Однажды поэт по имени Сирин (Сирин Батыршин — ред.), работавший в этой газете, сказал мне: «- Ты ведь человек, — многое повидавший. Пора, парень, тебе написать повесть, роман.» Вот после этого я и написал повесть «Унсигезенче яз» («Восемнадцатая весна»). Когда заканчивал её, ко мне в квартиру как-то раз пришёл Гариф Ахунов (Гарифзян Ахунов — народный писатель Татарстана — ред.). Оказалось, в Альметьевске открыли отделение Союза писателей, и он знакомился с литераторами. Увидев мою повесть, он забрал её с собой, а затем отправил в журнал «Казан утлары» («Огни Казани»). Вот так моя «Восемнадцатая весна» и была там напечатана, а я стал писателем», — рассказал  о себе Мусагит Хабибуллин в интервью газеты «Ватаным Татарстан» в 2007 г. 

Таким образом, 1969 году в журнале «Казан утлары» опубликована первая повесть «Унсигезенче яз», а в 1975 году переведена на русский язык.

∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼

«Берзаман газетада эшләүче Сирин исемле шагыйрь: «Син бит дөньяны күп күргән кеше. Повестҗ, роман язырга вакыт җиткән, егет», — дип әйткән иде. Менә шуннан соң мин «Унсигезенче яз» повестен яздым. Шул әсәремне тәмамлаганда, бер мәлне фатирга Гариф Ахунов килеп керде. Әлмәттә язучылар бүлеге ачканар да, әдипләрне барлап йөрүе икән. Язган повестьны күреп алды да үзе белән алып китте. «Казан утлары»на җибәреп, минем «Унсигезенче яз»ым шунда басылып чыкты. Әнә шунан соң язучы булып киттем» — дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасының интервьюсында.

«Икмәк кадере» (1968) исемле повестенда туган җирне сөю, табигать байлыкларының кадерен белү, игенчеләр хезмәтен ихтирам итү кебек изге хисләр сурәтләнә. Нефтьны күбрәк чыгару артыннан куып, үзен туйдыручы җирне пычратучы кайбер намуссыз нефтчеләр тәнкыйть ителә.

Җыентыкка «Икмәк кадере» дип исемләнгән повесть һәм «Гөлсәхрә», «Киселгән каен», «Казан алмады», «Авыл кызы Дилбәрә» дигән хикәяләр тупланган.

Писательское признание он получил после выхода романа «Чоңгыллар» («Водовороты», 1973). Многоплановый роман «Водовороты» посвящен современной колхозной деревне. Стремление поставить сельскохозяйственное производство на промышленную основу, борьба за прогрессивные методы обработки почвы, тесная связь и содружество практики и науки — вот те заботы, какими живут главные герои романа. Самобытно и выразительно рисует M.Хабибуллин свой родной край, его природу, психологически тонко воссоздает внутренний беспокойный мир своих героев, утверждает силу любви тружеников-хлеборобов к родной земле. Книга на русском языке вышла 1978 г.

∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼

Чоңгыллар романында авыл хуҗалыгына караган катлаулы проблемалар күтәрелә. Аларның кайберләре бүгенге көннәрдә хәл ителеп килсә дә, кайберләре игенченең киләчәгенә йөз тота. Автор бу әсәрдә төрле һөнәр ияләренең язмышларын тасвирлый. Геройлар арасында колхозчылар, студент яшьләр, галимнәр, партия работниклары булган кебек, башына чалма урамаса да, мулла булып йөргән агайлар да бар. Образларның һәркайсы дөньяга үз карашы, үз максаты, үз уй-хыялы белән килә, һәркайсының эчке дөньясы ышандырырлык итеп гәүдәләндерелә. Китап булып 1976 елны басылып чыга.

В сборник М. Хабибуллина вошли три повести — «Трудное счастье», «Восемнадцатая весна» и «Сагди».Герои сборника — люди разных возрастов и профессий — рабочие-нефтяники, труженики села, интеллигенция. Показывая их в труде, помогающем определить свое место в жизни, автор поднимает важные нравственные проблемы современности.

Җыентыкта  «Яңа өй», «Әбиләр чуагы», «Таң чишмәсе»дип исемләнгән хикәяләр һәм «Хәтер ярлары» повесте (1997) басылган. Автор туган ягыбызда хезмәт итүче төрле һөнәр ияләренең катлаулы язмышларын тасвирлый. Укучы ул геройларның фидакарь хезмәте белән танышкан кебек, шәһси дөньяларына да үтеп керү мөмкинлеген алыр, тирән кичерешләренең шаһиты булыр.

События исторического романа татарского писателя М. Хабибуллина «Кубрат- хан» относятся к середине VII века. В этот период обострились отношения между хазарами и Великой Булгарией, продолжалась экспансия Византии на восток. Кубрат-хан и возглавляемый им племенной союз булгар в приазовских степях и Нижнем Поволжье оказались в трудном положении. Как спасти созданную огромными трудами и жертвами Великую Булгарию — об этом рассказывается в романе.

Предпосылками написания романа стала встреча с  известным учёным-тюркологом Львом Гумилёвым (сыном знаменитых поэтов Анны Ахматовой и Николая Гумилёва — ред.). «Он связал историю современных татар с нашими древними предками хуннами (европейские историки называв ют их «гунны»), жившими в Китае. — вспоминает М. Хабибуллин. — Мне показалось, что Гумилёв с особенными чувствами рассказывал о герое гуннов Атилле, его продолжателе и создателе в VII веке первого государства Восточной Европы хане Кубрате. И таким образом он, Гумилёв, добавил новую искру в мой большой интерес к истории наших предков. После завершения лекции я впопыхах кинулся к нему: — Я из Татарстана. Интересуюсь историей татарского народа. Хочу познакомиться с вами, — говорю я Льву Николаевичу по-русски. А он мне отвечает по-татарски: — Значит, казанский татарин… Ты внук Кубрат-хана, значит. Вообще, история казанских татар начинается с Кубрата…  — Ну ведь надо же было оправдать слова Льва-Гумилёва о том, что я внук Кубрат-хана! Приехав в Казань и начав работать в Союзе писателей, я отправился в творческую командировку в Ленинград. Нашёл телефон Льва Николаевича и позвонил ему: —  Это я, тот татарин из Таджикистана, — говорю.  — А-а, внук Кубрат-хана, — отвечает мне учёный, словно наконец-то нашёл давнего знакомого. — Сейчас же направляйся в Эрмитаж, там зайди к моему знакомому Борису Борисовичу. Попроси его показать тебе сокровища хана Кубрата. Потом придёшь ко мне. Мы любовались сокровищами два с половиной часа. Я изумлён. Держу в руках экспонат за экспонатом. 

— В Эрмитаже нет больше ничего, сравнимого по богатству с сокровищами хана Кубрата, — сказал Борис Борисович. После этого дива-дивного я отправился ко Льву Николаевичу. И он дал мне материалы о Кубрате.

— Здесь и те, что прошли цензуру, и те, что её не прошли, — говорит мне Гумилёв-. — Если желаешь написать о‘Кубрат-хане, то хоть пешком отправляйся на Таманский полуостров. Свой труд «Открытие Хазарии» я написал так — поступил в точности, как посоветовал учёный. На Тамани побывал на «лугах хана», раскинувшихся до самого горизонта. Перед глазами встал образ хана Кубрата с его войском, заполняющим всё вокруг… Вернувшись с полуострова, под впечатлением от увиденного я и написал это своё произведение…» -рассказал  о себе Мусагит Хабибуллин в интервью газеты «Ватаным Татарстан» в 2007 г. 

 Роман издан в Москве на русском языке 1990 г.  В 2003 году за книгу «Кубрат хан» был удостоен звания лауреата государственной премии имени Габдуллы Тукая 

∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼

Китапта сүз 620 нче елда Куман (Кубань) болгарлары җитәкчесе Кубрат ханның Бөек Болгар дәүләтен төзүе турында бара. Бөек хан дәүләтенә 11 кардәш кавем (төркиләр) халкы керә. Дәүләтнең башкаласы  ролен Фанагория  шәһәре (китапта — Фанәгүр) үти. Бөек Болгар дәүләте кыска вакыт эчендә һәрьяклап нык алга китә. Аның белән күршеләре, бигрәк тә Византия (Рум) империясе дипломатик, икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра. Кубрат хан — дөнья тарихына алтын хәрефләр белән язылган, бөек дәүләт төзегән зат. Иң үкенечлесе шул, Олуг хан үлгәч дәүләте дә яшәүдән туктый. Ул чакта бөек, талантлы шәхесләр тарафыннан төзелгән дәүләтләрнең юкка чыгуы сирәк күренеш булмаган.  Кубрат ханның улы Кодрак тарихта Идел Болгарстаны дигән исем алган дәүләткә нигез сала.

Билгеле булганча, М.Хәбибуллинның беренче тарихи әсәре — “Кубрат хан” романы. Роман юктан гына тумый. Әле аны язарга алынганчы, каләм иясе тарихчы Лев Гумилев белән очрашып сөйләшә һәм аның: “Татарның тарихы гаҗәеп бай. Ләкин аны дөрес итеп яктырту кирәк. Аны сезнең милләт вәкилләреннән башка берәү дә төгәл итеп язмас”, — дигән киңәше М.Хәбибуллинга шушы җаваплы эшкә алынырга этәргеч бирә. Л.Гумилев аңа Эрмитажга барып Кубрат хан хәзинәләрен үз күзләре белән күрергә, олуг хан идарә иткән җирләргә барырга да тәкъдим ясый. Шулай итеп, Мөсәгыйт ага Тамань утравына барып, борынгы бабаларыбыз гомер иткән җирләрне күреп, аларның яшәү рәвешен күзаллый. (Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2008/04/25/36263/)

«Мин «Открытие Хазарии» дигән хезмәтемне шулай яздым. Мин нәкъ галим әйткәнчә эшләдем дә. Анда офык белән тигезләшкән «Хан болыны» җәйрәп ята. Күз алдыма гаскәре белән бөтен җирне иңләп килүче Кубратхан образы килеп басты. Моннан кайткач шул хисләргә бирелеп тарихи әсәремне яздым.»- дип сөйләде М.Хабибуллин  «Ватаным Татарстан» газетасының интервьюсында. 

«Кубрат хан» романы 1985 елны басылып чыга. 2003 елны, бу роман  өчен, М.Хабибуллин  Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Беренче  «Кубрат хан» тарихи романы шактый зур уңышка ирешкәч, М.Хәбибуллин шунда ук «Илчегә үлем юк» романын язуга керешә. 

Бу романда сүз Идел-Чулман Болгары. Аның да чәчәк аткан чоры – XII гасырның икенче яртысындагы тарихи язмышлары һәм көндәлек тормышы турында бара. Билгеле булганча, әле монгол яуларына кадәрге чорда ук Болгар иле зур, халыкара абруй яулап ала Һәм бу үзе берничә мөһим сәбәп белән бәйләнгән: Ауразиянең көнбатыш читендә, Идел буенда урнашкан ил конбатыш белән көнчыгышның һәм төньяк белән көньякның үзара очрашкан ноктасында урын ала. Бу хәл үзе илнең икътисадын, сәүдә эшләрен, әдәбият-мәдәният-сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрә. Болгар иленең халкы, шул халыкның идарәче-хөкемдарлары, бу очракта — Сәлим хан — үзләренә йөкләнгән катлаулы бурычны уңышлы башкарып чыгалар.

Мәгълүм  ки, Идел-Чулман Болгар чоры, шул дәвернең тарихи вакыйгалары, икътисады, мәдәнияте, әдөбияте һәм сәнгате яхшы өйрәнелгән. Болгар; чоры мифологиясе, халык иҗаты-фольклор әсәрләре дә ярыйсы ук күп һәм яхшы сакланган, бигрәк та сүз Идел-Чулман Болгары чорының чәчәк ату дәвере хакында барса… Язучы моның барысын да бик яхшы белә һәм үзенең романында кирәк дәрәҗәдә оста файдалана. Шуның кайбер конкрет мисалларына тукталып үтик. Сүз орыш-сугыш еллары турында бармагач, роман сюжетын мавыктыргыч  итеп оештыру җиңел түгел, әлбәттә. Чөнки сүз көндәлек тормыш-көнкүреш вакыйгалары турында гына барырга тиеш кебек. Әмма автор һич тә югалып калмый. Ул үзенең төп игътибарын зур тарихи процесслар, шуларда катнашкан тарихи шәхесләрнең характерын ачуга юнәлтә. Сәлим хан һәм аның хатыны Зөбәрҗәт ханбикә, апарның кызы Назлыгөл һөм оста Ашлар угылы Дәүран, Илһам углан, ханның кайчандыр яраткан Туйбикәсе… Бу үзенчәлекле шәхесләрнең һәркайсына хас сыйфатлар… Катлаулы шәхесләрнең үзара киеренке мөнәсәбәтләре… Ягъни, шундый зур проблемага алынган язучыга, материал эзләп, һич тә аптырыйсы юк.

Романда киң чагылыш тапкан тагын бер йола — салыначак кала нигезенә корбан итеп хан нәселеннән бер ир баланы салып калдыру. Борынгы Шәрекътө бу йоланың таралуы безнең эрага кадәрге V меңьеллыкка карый. Һәрхәлдә, Шәрекъ археологиясе мәгълүматлары шул хакта сөйли. Шундый ук йола, археология материаллары күрсәтүенчә, Борынгы Болгарда да булган. Ул, риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Казан ханлыгы (1438-1552) чорында да үтәлгән. Ифрат та үзенчәлекле бу йолага язучы кат-кат туктала, аның борынгы ышанулар белән бәйләнгәнен, иҗтимагый әһәмиятен, башкарылу үзенчәлекләрен ачыклый.  Роман сюжет тыгызлыгы һәм композициясе белән мавыктыра.  (Урманче, Фатих. Чорлар, гасырлар илчесе /Ф. Урманче //Мәдәни җомга.- 2002.- 19 апр.- Б.11.)

XIII гасыр башы. Идел буе Болгар дәүләте чәчәк аткан чор. Бөек Болгар дәүләте бик күп илләр белән багланышта тора, аралаша, сәүдә итә. Бу дәвердә тәхеттә Илһам хан утыра. Көннәрдән бер көнне көнчыгыштан кузгалган куәтле мангуллар явы турындагы хәбәр килеп ирешә. Илһам хан дәүләтне саклау чарасына керешә — ил чигенә өстәмә кирмән-ныгытмалар төзетә, ә осталар чуен коялар, сугыш коралларын камилләштерәләр, арбага куела торган махсус туп уйлап табалар. Моңа кадәр күренмәгән корал белән мангул ханнары кызыксына, аларның әлеге дәһшәтле коралны кулларына төшерәсе килә.

Болгар-кыпчак гаскәре иң әүвәл мангуллар чирүе белән Саксин каласында бәрелешә. Кала берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Ике як та зур югалтуларга дучар ителә. Ахырдан, мангулларның өстенлекләрен сизеп, кыпчак-болгарлар чигенергә мәҗбүр булалар.

Романда борынгы кыпчак-болгар бабаларыбызның баскынчы мангулларга каршы батырларча көрәше сурәтләнә. Сугыш булгач, сугыш инде — әсәрдә сөйгән ярлар белән аерылышу, илаһи-романтик мәхәббәт белән үрелеп килгән фаҗигале язмышлар да тасвирлана.

М. Хәбибуллинның «Хан оныгы Хансөяр» тарихи романында Болгарда яшәгән дәүләтләр арасындагы көрәш, үзләренең яшәгән җирләрен яклап калыр өчен бердәм булулары, авыр вакытларында бер-берсен юатырга әзер булулары ачык күренә. Шулай ук бу романда хатын –кызга хөрмәт, борынгы болгар бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калулары, балаларга кирәгенчә тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре сурәтләнгән. 

В XIII веке в Волжскую Булгарию вторглись многочисленные монгольские орды. Одолев Булгарию, монголы двинулись дальше, на русские земли. Они захватили Рязань, Москву и направились к Владимиру. Об этих событиях повествует роман писателя Мусагита Хабибуллина. Также в произведении ярко показаны жизнь и героическая судьба великого татарского поэта XIII века Кул Гали. Роман в русском переводе издан 2000 г.

∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼∼

Роман 1999 елны языла.

Статьи о жизни и творчестве автора

“Тарихның тылсымлы чишмәсе шушыннан башлана...”

 

Хәбибуллин, М.  “Тарихның тылсымлы чишмәсе шушуыннан башлана…” /М. Хәбибуллин //Китапханә хәбәрләре.- 1998.- №1.- Б.3.

 

 

 

Китап — кешелек тарафыннан иҗат ителгән иң-ин кадерле һәм иң бәһале табыш. Китап кешегә белем генә бирми, китап аны дөньяда мең еллар элек булган тарихи вакыйгалар белән дә таныштыра. Җыеп кына әйткәндә, язучы хыялында туган әдәби әсәрләр аша китап сине үткәннән бүгенгегә, бүгенгедән киләчәккә илтә. Күп китап укыган кеше, һәр нәрсәдән дә хәбәрдар булу белән бергә, иңенә язмыш төшергән кыенлыклар алдында да югалып калмый торган  югары дәрәҗәдәге зыялы зат та ул. Кино- телевизор, радио-тамашалар карап һәм тыңлап кына кеше зыялы, һәр нәрсәдән мәгълүматлы була алмый. Андый кешенең хәтта хыялый уйлары да бик түбән була. Ә кешелекнең белем чишмәсе саналган галиҗәнаб китап исә аны әдәби әсәрләрнең каһарманнары арасына алып керә, үз язмышын аларныкы белән чагыштырырга, үрнәк аласыннан үрнәк алырга, гыйбрәт аласыннан гыйбрәт алырга мөмкинлек бирә. 

Шушы яктан, шушы туфрактан без!

 

Исмәгыйлев, Ш. Шушы яктан, шушы туфрактан без! /Ш.Исмәгыйлев //Хезмәткә дан.- 2003.- 12 апр.

 

Күренекле язучы, милли тарихыбызның байтак яңа сәхифәләрен ачкан мавыктыргыч әсәрләр авторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге премия лауреаты Мөсәгыйть Хәбибуллинның күптән түгел якташлары — баулылылар белән булып үткән очрашуының девизы әнә шундый иде. Әлеге кичә олы әдипкә 75 яшь тулу уңаеннан уздырылды һәм аңа язучының иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр күп җыйналды. Бу көнне; Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортының театрлар залында чал чәчле ветераннарны да, урта буын вәкилләрен дә, яшьләрне һәм мәктәп укучыларын да күрергә була иде. Әлбәттә инде, очрашуга язучының Баулыда яшәүче якын туганнары да җыелып килгәннәр.

Чорлар, гасырлар илчесе

 

 

Урманче, Фатих. Чорлар, гасырлар илчесе /Ф. Урманче //Мәдәни җомга.- 2002.- 19 апр.- Б.11.

 

 

Замана-дәверләр узган. Чал тарих тузаннары куерган. Әмма халыкта мәңге яши торган хисләр сакланган: ул да булса — милли тарих, шул тарих чоңгылларында югалмаган, онытылмаган шанлы исемнәр: Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә, Чура-батырлар. Соңгы елларда, үзгәртеп кору дип аталган шаукым башлангач, ни хикмәттер, кайчандыр хәтта исемнәре дә тыелган милли каһарманнарга игътибар артты, алар турында шикләнми язу мөмкинлеге туды. Милли тел һәм милли тарихны яңадан аякка бастыру юнәлешендә мөһим адымнар ясалды. Бу эшкә, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып язучылар алынды. 

«Кубрат хан» безнең тарих...

 

Әхмәтҗанов, Мәхмүт. Кубрат хан – безнең тарих… /М. Әхмәтҗанов //Мәгърифат.- 2003.- 12 апр.- Б.4.

 

Күренекле прозаигыбыз Мөсәгыйт Хәбибуллин «Кубрат хан» дигән тарихи  романы өчен быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Бу романны мин беренче мәртәбә 1985 елда тирән канәгатьләнү белән укып чыккан идем. Шуннан соң озак кына вакытлар уйга бирелеп, хисләнеп йөргәнем хәтердә калган…

Шул ук романның яңа, тулыландырылган вариантын 18 ел үткәч тагын дулкынланып күздән үткәрдем. Бу һич тә очраклы түгел — «болгарчылык темасы» әле дә көн тәртибендә…

Тарихны гәүдәләндергән әдип

Зәкиев, М. Тарихны гәүдәләндергән әдип /М.Зәкиев //Ватаным Татарстан.- 1997.- 20 июнь.

 

 

 

 

Истамбулда Төрки дәүләтләр һәм җәмгыятьләр дуслыгы, кардәшлеге һәм эшберлеге корылтае эшендә катнашып, төркиләрнең борынгы тарихын өйрәнүче танылган галимнәр белән фикер алышып, планнар төзеп, Казанга кайтып төшүнең  икенче көнендә “Ватаным Татарстан” газетасыннан Әбрар Каримуллинның “Татар тарихына килгән әдип” дигән мәкаләсен кызыксынып укып чыктым.

Гаҗәпкә калып белдем: Мөсөгыйт Хәбибуллинга да 70 яшь тула икән, ләбаса, ә мин аны университетта уку елларына карап та, кыяфәтенә, язган әсәрләренең кыюлыгына, дәртлелегенә карап та, әле күп булса 60 ка якынлашып килүче көше дип күз алдына китереп йөри идем. Ярый, 70 яшь тә тулсын, ди, ләкин Мөсәгыйтнең энергиясе, көче әле бер генә түгел, берничә тарихи әсәр язарга җитәр дип уйлыйм.

Интернет ресурсы

Закрыть меню