Литературная карта

Ахметзянов Рашит Ханифович

Әхмәтҗанов Рәшит хәниф улы

Ахметзянов Рашит Ханифович родился 14 апреля 1941 года в деревне Татарский Кандыз Бавлинского района Татарстана. Окончив семилетнюю сельскую школу, он в 1957-1958 годах учился в Бугульминском строительном училище, а затем работал каменщиком в строительных организациях нефтяных районов республики и в городе Альметьевске.

В 1961-1964 годах служил в рядах Советской Армии. В 1964 году поступил на отделение татарского языка и литературы Казанского государственного университета. В 1969 году окончил его и до 1974 года работал инспектором в Министерстве культуры ТАССР. С 1974 года Р.Ахметзянов — литературный сотрудник в редакциях газет «Яшь ленинчы» (ныне «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», а с 1980 года — журнала «Казан утлары».

 

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф бетергәннән соң, 1957- 1958 елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли.

1961 -1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, 1969-1974 елларда — Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында, 1980 елдан «Казан утлары» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

 

книги автора

издания автора

Шагирьнең бу китабына тупланган шигырләре замандашларыбыз араындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, яшҗ буында кешелеклек һәм патриотизм сыйфатлары тәрбияли торган рухи нигезләр турында сөйләүче үзенчелекле монолог буларак кабул итәлә. Автор үзенең дүртьюллыкларында мәгнә тирәнлегенә һәм киң гомумиләштерүләргә омтыла.

Китапка шагырьнең утыз еллык иҗатыннан үрнәкләр сайлап алынды һәм соңгы елларда язылган яңа шигерьләре кертелде.

Китапка шагырьнең 1958-1989 елларда иҗат иткән әсәрләре сайлап тупланды.

В сборник М. Хабибуллина вошли три повести — «Трудное счастье», «Восемнадцатая весна» и «Сагди».Герои сборника — люди разных возрастов и профессий — рабочие-нефтяники, труженики села, интеллигенция. Показывая их в труде, помогающем определить свое место в жизни, автор поднимает важные нравственные проблемы современности.

Татар халкының гаять нечкә күңелле шагыйре Рәшит Әхмәтҗановның яңа китабына лирик-фәлсәфи шигырҗләре тупланды. Бер бүлеге балалар тормышына багышланган.

Статьи о жизни и творчестве автора

“Аклыкны бөртекләп җыйды ул”

 

 

Рәшит, Ә. Аклыкны бөртекләп җыйды ул /Ә.Рәшит //Мәдәни җомга.- 2001.-20 апр.-Б.17.

 

 

 

Менә ничәнче язны без аннан башка гына каршылыйбыз. Күнегергә дә вакыттыр, бәлки. Юк, күнегеп булмый икән шул. Кар сулары челтерәп аккан, тамчылар зеңгелдәп тамган, бар хәят уянган бу көннәрдә искә килеп төшә дә, бәгырьләрне актарып, дөньяның фанилыгы турында ямансу уйлар уйлатып, күз алдында пәйда була:

Күпме язлар яна йөрәгемдә!

Шул турыда уйлыйм әле менә…

һәм ышанам, дуслар, җирдән безне

Алып китә алмас үлем генә.

Бу — Рәшит Әхмәтҗанов.

Син – йөрәкле, Кешем!

 

Садә, Г. Син – йөрәкле, Кешем! /Г.Садә //Мәгърифәт.- 2001.- 21 апр.- Б.5.

 

Татар шигъриятен чын-чынлап яратучылар, шигъри сүзнең тәмен тоючылар, әдәбиятыбыз киңлегендә матур эз калдырып, бик иртәли бакый дөньяга күчкән мөхтәрәм шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны бу көннәрдә сагышлы юксыну вә ихластан сагыну хисләре белән искә төшерәләр. Шагыйрьнең якты истәлеге каршында баш иеп, аның алтмыш еллыгы уңае белән газета-журналларда зур-зур мәкаләләр язып чыгалар, радио һәм телевидениедән саллы саллы тапшырулар оештыралар, сәхнәләрдән утлы хисле шигырьләрен укыйлар.

Шагыйрь дәвам итә...

Низами, Р. Шагыйрь дәвам итә… /Р. Низами //Шәхри Казан. — 2010.-14 май.-Б.5.

 

 

РӘШИТ Әхмәтҗанов… Бу исем безгә ни сөйли соң? Коеп куйган шагыйрь. Көрәшче-оратор. Серле әңгәмәдәш. Серле дидем, чөнки сөйләшеп утырган чакларда ул беркайчан да ахыргача чишелеп-ачылып бетмәс иде. Күңеленә хуш килердәй дусларын үзе сайлап ала белгәндер: болар — Кояш Тимбикова, Марсель Галиев, җырчылардан Вафирә һәм Гөлзадә…

Йөрәк белән җылыт дөньяны...

 

Яруллин, Ф. Йөрәк белән җылыт дөньяны… /Ф. Яруллин //Мәдәни җомга.- 2000.- 22 сент.- Б.16.

 

Шагыйрь Рәшит Әхмөтҗанов белән язмыш безне гел бер тирәдәрәк йөртте. Бер үк районда туганбыз: ул — Баулы районының Татар Кандызы авылында, мин -Кызылъярда. Бәлки, әле районда

очрашырга да туры килгәндер, ләкин ул чагында бер-беребезне белмәгәнлектән, очрашсак та, Такташ әйтмешли, «беребез кара чәчле, беребез сары» чәчле малайлар сәлам бирешеп тормаганбыздыр. Язмыш безне шигърият диңгезендә очраштырды.

Бөтен гомеремә бер гөлем...

Әхмәтҗанова, Л.  Бөтен гомеремә бер гөлем… /Л.Әхмәтҗанова //Таһир Зөһрә. – 2000. –  Дек. (№23). — Б.3.

 

 

 

 

Мин — 17 яшьтә. Алабуга педагогия институтында читтән торып укучы студентка буларак, Баулы районының Татар Кандызы мәктәбендә укыта башладым. Мәктәп директоры Җәмилә апа мине Сания апа Хәлиуллинага фатирга урнаштырды. Эштән кайтуыма Сания апа тәмле итеп аш пешереп тора. Күпне ишетә, күпне белә дигәндәй, миңа аның янында яшәве бик күңелле.

Ә мәктәптә… Беренче көннәрдә үк, мин шагыйрь Рәшит Өхмәтҗановның нәкъ шушы авылдан икәнен белдем. Аңа багышлап стенд бизәлгән. Рәшит турында сөйләшүләргә дә бик еш тап булам. Күренеп тора: ул — мәктәпнең горурлыгы!

об авторе в печати

Баулы шәһәрендә һәм район авылларында якташыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган чаралар булып узды. Барлык китапханәләрдә, шулай ук мәктәпләрдә, мәдәният йортларында үткән әдәби-музыкаль кичәләр, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре әдипнең 60еллыгына багышланды. Шәһәрнең үзәк балалар китапханәсендә ул «Йөрәк белән җылыт дөньяны», 1 нче шәһәр китапханәсендә «Язларда туган шигърият», микрорайон шәһәр китапханәсендә «Мин тибрәндем үз гөлемдә», 2 нче балалар китапханәсендә «Шигъри тәлгәшләр», шагыйрьнең туган авылы Татар Кандызы мәдәният йортында «Дөнья кайгысын иңенә салган шагыйрь» һәм башка исемнәр белән үткәрелде.

«Җыр булып кайтырмын туган якка» дигән сүзләр үзәк китапханәдә үткәрелгән музыкаль кичәнең эчтәлеген билгеләде. Ул Татарстанның ат-казанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Гарипов төшергән, шагыйрьнең тормышына багышланган фильм белән башланып китте. Кичәне алып баручы китапханәнең милли бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова шагыйрь-якташыбыз Рәшит Әхмәтҗановның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шунда ук әдипнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны үзешчән җырчылар Әлфия Фәттахова, Гүзәлия Вәлтиева, Наҗия Мөхәммәдиева башкардылар. Кичәдә Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре дә күп яңгырады. Аларны китапханә хезмәткәрләре Нурсинә Сафина, Гөлнар Хәмидуллина һәм башкалар зур осталык белән башкарды.

Әлеге кичәдә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның хатыны Луиза ханымның катнашуы  ямь өстенә ямь өстәде. Ул Казаннан шушы тантаналарга махсус килгән иде. Ире турындагы истәлекләрен кичәдә катнашучылар зур игътибар белән тыңладылар. Луиза ханым бигрәк тә Рәшитнең халык өчен, милләт өчен көрәш хакындагы хезмәтләренә аеруча киң тукталды һәм аның васыятьләрен үтәү буенча нәрсәләр башкарылуы турында сөйләде. Үлеменнән соң күләмле генә җыентыгы — «Сайланма әсәрләр»е басылып чыккан, тагын берсе басылырга әзерләнә икән. Луиза ханымның дулкынланып сөйләвендә аның иренә, якта шыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка булган мәхәббәте чиксез булуы һәркемгә сизелерлек иде. Ул иренең әсәрләрен пропагандалауга, халыкка җиткерүгә зур тырышлык куя.

Шагыйрьнең туганы Сәгыйть Әхмәтҗанов та абыйсы турында истәлекләр белән уртаклашты һәм аның сүзләренә язылган җыр башкарды. Баулыдагы  2 нче урта мәктәпнең директор урынбасары, шагыйрьнең туганы Нәфисә Мифтахованың истәлекләре дә һәркем күңелен дулкынландырырлык иде.

Якташ шагыйрьне һәркем ярата, аның иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен ятлыйлар. Моны тамашачыларның күпсанлы чыгышларында да тоеп була иде. Әнисә Биктимерова, Роза Мөхөммәтҗанова, Илдус Камалетдинов Р.Әхмәтҗановның иҗаты һәм тормышы турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Октябрьский шәһәреннән килгән җырчы Рәзинә Сабированың «Тәфтиләү» җырын башкаруы шулаи ук күңелләрне нечкәртеп җибәрде.

Кичәдә шәһәр һәр район хакимияте вәкиле Ильяс Садретдинов шагыйрьнең иҗаты турында, аның тормыш иптәше Луиза ханым адресына җылы сүзләр әйтте. Атналыкны район мәдәният бүлеге һәм шәһәрнең үзәк китапханәсе оештырдылар, аның иганәчесе район һәм шәһәр хакимияте булды.

Кичәгә багышланган «Җыр булып кайтырмын туган якка» дигән китап күргәзмәсенә шагыирьнең төрле елларда чыккан китаплары тупланган. Аңа күзәтүне китапханәнең сәнгать бүлеге мөдире Нурзия Хәйруллина ясады.

Рәшит Әхмәтҗановка багышланган кичәне оештыручыларга, барлык баулыларга, хакимияткә Луиза ханым да, шагыйрьнең туганнары, укучылар да рәхмәт юлладылар. Үзәк китапханә директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгъдия Васикова шагыйрьнең тормыш иптәшенә истәлек бүләге тапшырды, аны иренең туган ягы белән даими элемтәдә булырга, Баулыга кунакка ешрак килергә чакырды.

Шагирьнең бу китабына тупланган шигырләре замандашларыбыз араындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, яшҗ буында кешелеклек һәм патриотизм сыйфатлары тәрбияли торган рухи нигезләр турында сөйләүче үзенчелекле монолог буларак кабул итәлә. Автор үзенең дүртьюллыкларында мәгнә тирәнлегенә һәм киң гомумиләштерүләргә омтыла.

Татарская литература вновь понесла тяжелую утрату: 5 января на 54-ом году жизни перестало биться сердце поэта Рашита Ахметзянова.

Рашит Ханифович Ахметзянов родился 14 апреля 1941 года в селе Тат. Кандыз Бавлинского района Татарстана. После окончания семи классов в сельской школе учился в Бугульминском строительном училище, работал каменщиком в Альметьевске. В 1961—1964 годах служил в армии, потом учился в Казанском государственном университете. Сначала работал в Министерстве культуры Татарстана, позднее в редакциях газет «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы». С 1980 года он работал в журнале «Казан утлары».

Первые стихи Рашита Ахметзянова, опубликованные на страницах газет и журналов, привлекли внимание известных писателей X. Туфана, С. Хакима, Г. Хузи, 3. Мансура. Они по достоинству оценили его самобытное творчество, природный талант. Они-то и вдохновили молодого поэта на новые творческие успехи. С тех самых пор он остался верен избранному пути, сделал доселе невиданные открытия, поднялся к новым вершинам творчества. Вышли в свет более десяти его книг, которые красноречиво доказывают, что он лирик, мастер поэмы. Он удостоился почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан», премии Союза писателей имени Г. Исхаки. Его большое и незаурядное творчество, неутомимая борьба за суверенитет Татарстана, остроумие, готовность всегда прийти на помощь еще раз свидетельствуют о том, что в памяти народа он останется яркой, незабываемой личностью.

Светлая память о Рашите Ахметзянове надолго сохранится в наших сердцах.

Закрыть меню